erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда биш мобиль вакцинация пункты ябыла

Казанның Җиңү проспектындагы тәүлек әйләнәсе эшли торган пункт көндезге эш режимына күчә.

(Казан шәһәре KZN.RU, 17-нче декабрь). Казанда иртәгедән биш мобиль вакцинация пункты ябыла, ә тәүлек буе эшли торган пунктларның берсе көндезге эш режимына күчә.

Шулай итеп, пациентларны ике «Мегастрой» гипермаркетында урнашкан (2 нче Азино урамы, 7б, Җиңү проспекты, 101) мобиль пунктлар кабул итүдән туктаячак. Бүген алар 20:00 сәгатькә кадәр эшли. Ленин исемендәге мәдәни-күңел ачу комплексында казанлылар 19:00 сәгатькә кадәр прививка ясатырга өлгерә ала, иртәгәдән ул ябыла. Элеккеге аквапарк бинасындагы (Гафури урамы, 46) һәм «Саклык банкы» офисындагы (Альберт Камалиев проспекты, 26/12) вакцинация пунктлары шулай ук соңгы көн эшли. Аларда 17:00 сәгатькә кадәр кабул итәләр.

Шулай ук бүген 20:00 сәгатьтән «Мега» сәүдә үзәгендә эшли торган вакцинация пункты (Җиңү Проспекты, 141) яңа эш режимына күчә. Ул тәүлек буе эшләүдән туктый, пациентлар көн саен 8:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр килә алачак, дип хәбәр итә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе матбугат хезмәте.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Вакцинациянең калган пунктларының эш режимы элеккечә кала, аларның графигы белән KZN.RU порталында танышырга мөмкин.

https://kzn.ru/meriya/press-tsentr/novosti/v-kazani-zakryvayutsya-pyat-mobilnykh-punktov-vaktsinatsii/

Фото: Марат Мугинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X