erid:2VtzquqpS7d
Татарстанда битлекләрне гамәлдән чыгарырга җыенмыйлар
Яңалыклар

Татарстанда битлекләрне гамәлдән чыгарырга җыенмыйлар

Татарстанда битлек режимын мөстәкыйль рәвештә гамәлдән чыгара алмыйлар.

Бу хакта “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

“Битлек режимы - ул федераль норма. Ул Россия Федерациясенең баш дәүләт санитария табибы карарында беркетелгән. Әлеге мәсьәләгә карата нинди дә булса үзгәреш кертелсә, битлек режимы гамәлдән чыгарылачак”, - дип билгеләп үтте  Любовь Авдонина.

Любовь Авдонина аңлатканча, барлык республика документлары да шушы федераль норма нигезендә эшләнгән.

Татар-информ


Нет комментариев