Татарстанда буран һәм көчле җил көтелә
Бүген һәм иртәгә Татарстанда һава торышы шартлары сизелерлек начарланачак. Бу хакта республиканың Гидрометеорология үзәге кисәтә
20 гыйнварда көн ахырында һәм кич, 21 гыйнварда төнлә һәм көндез республикада урыны белән, шулай ук Казанда буран булачак, 1-2 километрга кадәр күз күреме начарланачак.
Моннан тыш, төньяк-көнбатыштан секундына 16-21 метр тизлектә (Казанда – 18 метр) көчле җил көтелә.
Бофорт шкаласы буенча, 13,9 – 17,1 м/с тизлектәге җил көчле, ә 17,2 – 20,7 м/с тизлектәге җил бик көчле, ә 20,8 – 24,4 м/с тизлектәге җил штормлы булып санала.
Чыганак: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев