erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда даруларга, транспортта йөрүгә, тәрбиягә алган балалар өчен субсидияләр арта

2023 елда Татарстанда айлык социаль түләүләрне яңа коэффициент буенча индексациялиләр – ул 1,061 тәшкил итәчәк. Халыкның төрле категорияләренә түләүләр күләме 581 сумнан 11900 сумга кадәр булачак. Татарстанның премьер-министры Алексей Песошин имзалаган карарда шуның турында язылган.

Субсидияләрне бүлүгә Татарстан Республикасының Хезмәт министрлыгы җаваплы. Хезмәт ветераннарына һәм дәүләт бүләкләре булган кешеләргә ай саен 581 сум түләү каралган. Ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган һәм гаиләгә тәрбиягә бирелгән ятим балаларга – 10326 сум (мәктәпкәчә яшьтәге балаларга 11907 сум). Моннан тыш, ятим балаларга транспортта йөрүгә – 354 сум, пенсионерларга 581 сум күләмендә субсидия биреләчәк. Ялгыз аналарга ай саен 1014 сум акча түләнә.

Искәртеп узабыз, апрель азагында Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин минималь хезмәт хакы, пенсия һәм пособиеләрне арттыруны эшләргә кушты. Шуңа бәйле рәвештә 1 июньнән Россиядә эшләмәүче пенсионерларга пенсияләрне 10 процентка арттырдылар, шулай ук минималь хезмәт хакы һәм яшәү минимумы 10 процентка артты.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-darularga-transportta-ioruga-tarbiyaga-algan-balalar-ocen-subsidiyalar-arta-5859699?utm_source=top

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X