erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда дөге, карабодай һәм тары ярмасы арзанайды

Татарстанда 12 декабрьдән 19 декабрь аралыгында карабодай, дөге һәм тары ярмасына бәя төшкән.Яшелчәләр, киресенчә, кыйбатланган. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итте.

 

Карабодай ярмасының бәясе 1,5% ка – килограммы өчен 83,2 сумнан 82 сумга кадәр кимегән. Бу вакыт эчендә тары 1,3% ка – килограммы өчен 43,5 сумнан 42,9 сумга кадәр, дөге бәясе 89,7 сумга кадәр төште.

Моннан тыш, он, тоз һәм шикәр арзанайды. Бер килограмм он – 43 сум, шикәр – 60 сум, тоз 14 сум тора.

Шул ук вакытта бу җиде көн эчендә кыяр, бәрәңге һәм суган кыйммәтләнде. Кыяр 5,5% ка, килограммы өчен 149 сумга, суган килограммы өчен 9% ка, ә бәрәңге 4,7% ка – 27,5 сумга кадәр күтәрелде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-doge-karabodai-ham-tary-yarmasy-arzanaidy-5864754

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X