Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Татарстанда ел башыннан бирле 16 бала тәрәзәдән егылып төшкән

    2021 ел башыннан республикада хосусый һәм күпфатирлы йорт тәрәзәләреннән 16 бала егылып төшкән

    Бу хакта Татарстан прокурорының массакүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек буенча өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.
    Татарстан прокуратурасы ата-аналарга үзләренең кечкенә балаларын контрольдә тотуны көчәйтү кирәклеге турында искә төшерә.
    "Ачык тәрәзә һәм олыларның гамьсезлеге төзәтеп булмаслык фаҗигагә китерергә мөмкин. Балалар белән бәхетсезлек очракларын булдырмас өчен, ата-аналарга уяулык күрсәтергә, баланы ачык тәрәзәле бүлмәләрдә караучысыз калдырмаска, аларга менеп китү мөмкинлеген чикләргә, тәрәзәләргә махсус фиксаторлар һәм блокираторлар куярга кирәк. Шуны да истә тотарга кирәк: москит челтәре тәрәзәдән егылып төшүдән балаларны саклап кала алмый», - диде прокуратура вәкиле

    Реклама

    http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/tatarstanda-el-bashynnan-birle-16-bala-trzdn-egylyp-tshkn

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: