erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда эшкә сәләтле яшьтәге ир-атлар күбрәк үлүнең сәбәбен әйткәннәр

Күпчелек үлем-китем очракларының сәбәбе – кан әйләнеше системасындагы авырулар.

 

Татарстанда барлык төп сәбәпләр буенча: кан әйләнеше системасы авыруларыннан үлем-китем күрсәткечен – 7,9%ка, онкология – 2,1%, сулыш алу органнары – 42,4% һәм ашкайнату органнары авыруларыннан үлем-китем очракларын – 8,1%ка киметүгә ирешелде. Сәламәтлек саклау министрлыгы коллегиясендә министр Марат Садыйков билгеләп үткәнчә, эшкә сәләтле яшьтәге – 30 дан 60 яшькә кадәрге ир-атлар ешрак үлә.

– Эшкә сәләтле яшьтәге кешеләрнең гомерен саклау мөһим бурыч булып тора. 2022 елда 9 меңнән артыграк шундый кеше вафат булды. Үлүчеләрнең 22%ын тәшкил итә бу, – дип басым ясап әйтте министр.
Марат Садыйков искәрткәнчә, ир-атлар кан әйләнеше системасы авыруларыннан һәм тышкы сәбәпләрдән (юл-транспорт һәлакәтләрендә һ.б.) ешрак вафат була.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

https://vatantat.ru/2023/01/102435/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X