erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда ял көннәре алдыннан +3 градуска кадәр җылытачак

Татарстанда яллар алдыннан температура фоны сизелерлек күтәреләчәк. Татарстан Гидрометеорология үзәге фаразы шуны күрсәтә.

21 декабрьдә, республикада аязучан болытлы булачак. Урыны белән кар явачак (төнлә –  шул исәптән Казанда да). Төньяк-көнбатыштан исәчәк талгын җилнең юнәлеше төньяк-көнчыгышка үзгәрәчәк. Юлларда бозлавык саклана.

Төбәк буенча төнге сәгатьләрдә һава температурасы -9..-14 градус, ә аязган вакытта -19 градус (Татарстан Республикасы башкаласында –  -10..-12 градус, аязган вакытта -14 градуска кадәр) тәшкил итәчәк. Көндез көн -7..-12 градуска кадәр җылына (Казанда – -8..-10).

22 декабрь, ягъни пәнҗешәмбе төнендә һава температурасы -13..-18 градус, ә аязган вакытта -19..-24 градус булачак. Әмма көндезге сәгатьләрдә төбәктә кар явачак, аерым районнарда буран булырга мөмкин, һава -2..-7 градуска кадәр җылыначак. Синоптиклар билгеләп үткәнчә, тәүлекнең якты вакытында көньяк-көнчыгыш һәм көньяктан исә торган талгын җилнең тизлеге секундка 15-17 метрга кадәр көчәя башлаячак.

23 декабрь, җомга көнне, метеорологлар мәгълүматлары буенча, Татарстанда кар һәм җепшек кар рәвешендә явым-төшем, урыны белән буран һәм бозлавык булырга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан 15-17 м/с тизлекле көчле җил фаразлана. Юлларда бозлавык катачак. Төнлә -2..-7 градус, көндез -2.. +3 градус җылылык көтелә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Татар-информ» атна азагына циклон һәм аның атмосфера фронтлары йогынтысында республикага кар һәм плюсле температура кайтачагын хәбәр иткән иде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X