erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүне финанслау күләме артты

Татарстанда 2023-2025 елларга «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» программасын республика бюджетыннан финанслау күләме артты. Бу хакта Татарстанның яшьләр эшләре министры Тимур Сөләйманов сөйләде.

 

2023 елда Татарстанның 39 муниципаль берәмлегеннән барлыгы 78 яшь гаилә торакның норматив бәясеннән 35 процент күләмендә субсидия алачак.

Министр сүзләренә караганда, Яшьләр эшләре министрлыгы барлыгы дүрт программа гамәлгә ашыра, алар ярдәмендә 2022 елда Татарстанда яшәүче 1092 гаилә торак шартларын яхшырткан.

Аерым алганда, «Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итү» ярдәмче программасы буенча 2022 елда республикада 50 гаилә торак шартларын яхшырткан, ә 2006 елдан 2021 елга кадәр җәмгысе 8041 гаилә тораклы булган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Моннан тыш, «Торак шартларын яхшыртуда яшь гаиләләргә дәүләт ярдәме турында»гы Татарстан законы нигезендә яшь гаиләләргә торак бәясеннән 60 процентка кадәр күләмен 15 елга процентсыз кичектереп түләү мөмкинлеге бирелә. 2022 елда бу мөмкинлектән 32 гаилә, ә 1999-2022 еллар аралыгында барлыгы 4393 гаилә файдаланган.

«Яшь гаилә» социаль ипотека программасы буенча Татарстанда яшәүче 1010 гаилә Татарстан Дәүләт торак фондыннан ташламалы шартларда торак алган.

Моннан тыш, 2022 елда 49 кеше «Студентлар лигасы» социаль ипотека конкурсында җиңгән. 2012 елдан башлап әлеге программа кысасында  343 татарстанлы торакка ия булган.

https://vatantat.ru/2023/01/101459/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X