erid:LgsiSnffX
Арча хәбәрләре (Арский вестник)

Арча районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татарстанда ике балыкчы боз астына китеп үлгән

Коткару-эзләү операциясе бара

М7 трассасы районында, Түбән Морквашы авылыннан ерак түгел ике балыкчы боз астына киткән. Коткару операциясе әле дә дәвам итә, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Елгада ир-ат батуы турында хәбәр Гадәттән тыш хәлләр министрлыгына 10 март көнне көндез алынган.  Коткаручылар шунда ук фаҗига урынына чыккан. Батучы ир-атлар тавышын ишеткән шаһитләр коткаручыларга шул урынны курсәткән. Бирегә баулар, баскыч, таяклар белән юнәлгәннәр.  Бераз вакыттан соң коткаручыларга кушылган водолазлар ике метр тирәнлектә ике балыкчының мәетен табып алган.

Чыганак: Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев