erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда илкүләм проект буенча 500 медицина хезмәткәре өстәмә түләүләр алды

Узган ел «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча республиканың медицина оешмалары яңа җиһазлар белән тәэмин ителде.

2021 елда Татарстанда «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты буенча 504 медицина хезмәткәренә, шул исәптән 379 яшь белгечкә — бер тапкыр билгеләнә торган пособие һәм айлык өстәмәләр, ә 125 табибка Татарстан Хөкүмәте грантлары түләнгән.

Узган ел республикада илкүләм проектны гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә йөрәк-кан тамырларын дәвалау үзәкләре, референс-үзәкләр, онкодиспансер өчен барлыгы 254 медицина җиһазы сатып алынган. Бу максталарга 487,7 миллион сум тотылган. Медицина оешмаларына ангиограф, томограф, УЗИ аппаратлары, яман шеш авыруын диагностикалау өчен роботлаштырылган системалар, брахитерапия аппараты һәм башка төрле техника кайтарылган.

Илкүләм проект нигезендә 336,9 миллион сум йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтү өчен дарулар сатып алуга юнәлтелгән. Татарстанның фельдшер-акушерлык пунктлары заманча моноблоклар белән тәэмин ителгән һәм Интернетка тоташтырылган. Медицина хезмәткәрләре өчен автоматлаштырылган эш урыннары булдыруга 132,2 миллион сум тотылган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Мәгълүм булганча, Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путинның «май указлары» нигезендә 2019 елдан гамәлгә ашырыла. 

Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X