erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда «Җиңү диктанты» узачак

Быел Бөек Ватан сугышы вакыйгаларына багышланган «Җиңү диктанты» халыкара патриотик акциясе 26 апрельдә узачак.

Республикада диктант үткәрү өчен 300 дән артык урын билгеләнгән. Бу хакта матбугат очрашуында Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова әйтте. – Университеттан башланган диктант бөтен Россия буенча уза башлады һәм менә ике ел инде анда чит илләр дә катнаша. «Җиңү диктанты»н язу һәм бүгенге тыныч тормышыбыз өчен гомерләрен биргән геройларны данлау – һәр кешенең бурычы, – диде Гөлнара Габдрахманова. Алтынчы тапкыр үткәрелүче диктантны быел тагын да күбрәк урында язачаклар. Узган ел республика буенча 200 мәйданчык булса, быел аларның саны 309 га җиткән. – Барлык район үзәкләрендә генә түгел, зур мәктәпләр булган авылларда да диктант үткәреләчәк. Акциягә барлык институтлар, югары уку йортлары, техникумнар һәм көллиятләр кушылды, – дип билгеләп узды комитет рәисе. Сүз уңаеннан, узган елда «Җиңү диктанты»н илнең 85 төбәгендә һәм 46 чит илдә барлыгы 1,9 миллионнан артыграк кеше язган. Республикада 17 меңнән артык кеше катнашкан. – Быел 20 меңнән артык катнашучы булыр дип өметләнәбез. Кешеләр башта моның нәрсә икәнен аңлап бетермәделәр, хәзер бөтенләй башкача карыйлар. Моннан куркырга кирәкми. Барысын да 100 процент белү мөмкин түгел. Монда баллар мөһим түгел, бу – хәтер билгесе, – ди Гөлнара Габдрахманова. Быел диктант биремнәре Ленинградны фашистлар блокадасыннан тулысынча азат итүгә 80 ел тулуга, фронтовик язучылар юбилеена, шулай ук башка юбилей даталарына багышлана. Акциядә теләгән һәр кеше катнаша ала. Моның өчен диктантпобеды.рф сайтында теркәлергә кирәк. Яшь чикләве юк. Сораулар 5 телгә: инглиз, француз, гарәп, кытай һәм испан телләренә тәрҗемә ителә. Гөлнара Габдрахманова әйтүенчә, «Җиңү диктанты»ның кайбер мәйданчыкларында «Геройга хат» акциясе уздырылачак. Анда махсус операциядә катнашучыларга хат язып булачак. – Хатлар конкрет адресатларга язылса, бик яхшы. Исемсез геройга язу да хуплана. Иң мөһиме – фронтта булган сугышчыларыбызга ихлас сүзләр, теләкләр булсын. Нәкъ менә алар безнең яклаучыларыбыз. Алар ярдәмендә бүген без тыныч яшибез. Җылы сүз дә зур ярдәм һәм, минемчә, бу егетләребезгә бик кирәк, – диде ул. Ләйсән Сафина

Чыганак: https://vatantat.ru/2024/04/140223/
 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X