Татарстанда йомырка һәм кыяр арзанайды
Киләчәккә өметләник
Татарстанда 2024 елның 22-29 июлендә тавык йомыркасы 4,03 сумга арзанайды. Татарстанстат мәгълүматларына караганда, 10 данә йомырка хәзер республикада уртача 97,42 сум тора.
Татарстанда чөгендер дә сизелерлек арзанайды – килограммы 56,28 сумга кадәр (-4,42 сум), кыяр да – килограммы 91,23 сумга кадәр (-14,42 сум). Помидорның бәясе 4,29 сумга кимегән -157,8 сумга кадәр. Хәтта бананнарга да бәя төшкән – 146,91 сумга кадәр (-2,51 сум).
Республикада дуңгыз ите 1,87 сумга арзанайган. Хәзер ул килосы өчен 296,99 сум тора. Туңдырылган балык бәясе килосы өчен 248,67 сумга кадәр төшкән (-1,46 сум).
Тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-iomyrka-ham-kyyar-arzanaidy-5891317
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев