erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда ир-ат өлкән абыйларын пычак белән яралап, тәрәзәдән сикергән

Татарстанның Зәй районында яшәүче 32 яшьлек психик авыру ир-ат ике яки аннан күбрәк кешене үтерергә омтылуда шикләнелә, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий ("Ватаным Татарстан").

 

Тикшерү фаразлаганча, 1 июньгә каршы төндә ир-ат үзенең 38 һәм 43 яшьлек ике абыйсына күп тапкыр пычак белән кадаган. Ирләр кече энеләрен бәйләп салырга тырышса да, ул тәрәздән сикереп качкан. Күпмедер вакыттан соң җинаятьчене өйдән берничә чакрым ераклыкта басуда тотып алганнар.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Үз гаебен ул өлешчә генә таныган. Якын арада аның ирегенә чик кую чарасын сайлаячаклар.

https://vatantat.ru/2022/06/83742/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X