erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда кайбер Covid-чикләүләр гамәлдән чыгарылды

Татарстанда коронавирус чикләүләренең кайберләрен гамәлдән чыгардылар. ТР Министрлар Кабинетының шундый карарын республика Премьер-министры Алексей Песошин имзалады.

 

Аерым алганда, 60 яшьтән өлкәнрәк һәм хроник авырулары булган гражданнарга өйдә генә тору мәҗбүри таләп булудан туктый. Моңа кадәр мондый категория гражданнарга табибка күренү, йорт хайваннарын урамга алып чыгу, чүп түгү, кибеткә бару һәм эшкә йөрүдән кала башка очракларда өйдә калу мәҗбүри таләп иде. Хәзер мондый чикләү бары тик киңәш итү рәвешендә генә санала.

Моннан тыш, SARS-CoV-2 коронавирусы белән чирләмәгән һәм вакцинация узмаган 60 яшьтән өлкәнрәк хезмәткәрләрне дистанцион эш форматына күчерүне күздә тоткан мәҗбүри таләп тә гамәлдән чыгарыла.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шулай ук кинотеатрларда, циркларда, концерт залларында һәм театрлардагы тамашачылар залын тутырырга рөхсәт ителә.

Моңа кадәр «Татар-информ» Татарстанда Covid-19 вирусыннан авыручылар саны җиде атна эчендә беренче тапкыр кимүе турында язган иде. Республикада ачыкланган SARS-CoV-2 белән зарарлану очракларының 90 проценты «омикрон-штаммга» туры килә. Калган 10 процент очракта чирне «дельта» китереп чыгарган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X