Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Татарстанда коронавирусның яңа штаммы ачыкланган

    Татарстанда коронавирусның AY.4.2 дип аталган яңа төрен йоктыруның ике очрагы теркәлгән ("Ватаным Татарстан",Казан).

     

    «Моны Смородинцев исемендәге фәнни-тикшеренү институтындагы коллегаларыбыз ачыклады. Чыннан да, алар бу штаммны Татарстанда алынган үрнәкләрдә (Казан һәм Байлар Сабасы авылы) тапты. Бу мәгълүмат халыкара белешмәләр базасына кертелде», — дип сөйләде «Татар-информ» хәбәрчесенә Роспотребнадзор Эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының кеше авыруларын диагностикалауның яңа методларын эшләүнең фәнни төркеме җитәкчесе Камил Хафизов.

    Камил Хафизов әйткәнчә, коронавирусның AY.4.2 төре — дельта линиясенең бер тармагы.

    «Әлегә Бөек Британиядән алынган мәгълүмат шактый каршылыклы. Анда әлеге штамм арта, бу аның йогышлырак икәнен читләтеп булса да күрсәтергә мөмкин. Башка илләрдә бу берән-сәрән очраклар — аның куркынычрак яки начаррак булуын алдан әйтеп булмый», — диде ул.

    Реклама

    Яңа төрдән саклану чаралары шул ук: вакцинация, битлек кию, социаль дистанция саклау.

    Фәнни төркем җитәкчесе әлегә Татарстанда теркәлгән яңа штаммнарны сирәк очраклар дип атады. Эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институтында көн саен яңа үрнәкләр тикшерелә.

    Татарстаннан тыш, тагын Мәскәүдә өч очрак теркәлгән. Агентлык әңгәмәдәше әйткәнчә, яңа штамм йоктырган кешеләр авырганчы Россиядән һәм өлкәдән читкә чыгып йөрмәгән. Спикер яңа коронавирус штаммы йоктырган татарстанлыларның Россиядән читкә чыгуы турындагы мәгълүматка ия булмавын әйтте.

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: