erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Татарстанда кырау төшү сәбәпле янә кисәтү игълан ителде

Иртәгә, 11 майда, Татарстанда һавада һәм туфракта урыны белән -2 градуска кадәр кырау көтелә.

Шуңа бәйле рәвештә, республикада янә кисәтү игълан ителде. Бу хакта ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шул ук вакытта, алдагы төндә сизелерлек явым-төшем көтелми, иртәгә көндез исә бераз яңгыр явачак. Республикада көндез һава температурасы +14..+19 градус тәшкил итәчәк.

Җомгага каршы төндә температура +3..+8 градустан артмаса, көндез исә +14..+19 градуска кадәр җылытачак.

Искәртеп узабыз, элегрәк ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе, -5 градус кадәр кырау вәгъдә итеп, 9 һәм 10 майда кисәтү игълан иткән иде.

Чыганак:https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-kyrau-tosu-sabaple-yana-kisatu-iglan-itelde-5870795


Нет комментариев