erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда М12 төзелешендә самосвал чокырга очып төшкән

27 яшьлек машина йөртүче һәлак булган.

Кайбыч районының Кошман авылы янында юл һәлакәте була. Биредә үзбушаткыч машина юл кырыена төшеп ауган. Йөртүче ир-ат үлгән. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.

Шаһитлар сүзләренчә, Volvo үзбушаткычын йөртүче тайгак юлда идарәсен югалткан. 

«Татарский феномен» телеграм-каналы хәбәр иткәнчә, үзбушаткыч машина М12 трассасы төзелешендә эшли. Машина зур биеклектән төшеп китә һәм ава. Мәрхүм йөртүчегә 27 яшь булган.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Телеграм-канал ике көн элек кенә М12 юлы өчен Идел аша күпер төзелешендә 47 яшьлек ир-ат һәлак булуын да искә төшерә. Мәрхүм ир-ат 10 метр биеклектән егылып төшеп үлгән. 

Интертат

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X