Татарстанда миллионга якын кеше диспансеризация узган
Татарстанда диспансеризация «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты кысаларында бушлай үткәрелә. Ул авыруларны башлангыч стадиядә ачыкларга һәм вакытында дәвалау чараларын башларга мөмкинлек бирә.
Татарстан сәламәтлек саклау министры Альмир Абашев билгеләп үткәнчә, 40 яшьтән өлкән кешеләр диспансеризацияне ел саен, 18–39 яшьтәгеләр өч елга бер тапкыр бушлай үтә ала.
Быел тикшерелгәннәрнең 31,2 проценты өстәмә тикшеренүләргә җибәрелгән, 40 мең кешедә авырулар беренче тапкыр ачыкланган. Аларның 75 проценты диспансер күзәтүенә алынган. Ачыкланган авырулар арасында кан әйләнеше системасы һәм ашкайнату әгъзалары авырулары өстенлек итә. Шулай ук яман шешнең 679 очрагы ачыкланган, аларның 78,2 проценты башлангыч стадиядә.
Диспансеризацияне шимбә көннәрендә һәм кичке вакытта да узарга мөмкин. Республикада биш мобиль медицина комплексы ерак торак пунктларда яшәүчеләр өчен дә профилактик тикшерүләр үткәрә. Табиблар хроник авырулары булган һәм ике елдан артык медицина оешмасына мөрәҗәгать итмәгән кешеләргә диспансеризациягә аеруча игътибар бирергә киңәш итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев