erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда мобилизацияләнгәннәрнең туганнарына өстәмә ярдәм чаралары кертелде

Татарстан Министрлар Кабинеты мобилизацияләнгән гражданнарның гаилә әгъзалары өчен өстәмә ярдәм чаралары билгеләде. Шул турыдагы документ Татарстан Республикасының хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Карар нигезендә, Татарстан Республикасында яңа туган балалары булган һәм республикада даими яшәүче гаиләләр балалар өчен кирәк-яраклар комплекты белән тәэмин ителәчәк. Мобилизацияләнүчеләрнең өлкән туганнары – 60 яшьтән олырак ир-атлар һәм 55 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызлар шифаханә-курортларда дәвалануга юлламалар белән беренче чиратта тәэмин ителәчәк.

Мобилизацияләнүчеләрнең гаиләләрендәге 7 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге балалар да ялга юлламалар белән беренче чиратта тәэмин ителәчәк. Аларның Татарстанда даими яшәве шарт.

Моннан тыш, хәрби хезмәткәрнең яки аның гаилә әгъзаларының карт туганнары өчен яки I, II төркем инвалид булган туганнарына өйдә социаль хезмәт күрсәтеләчәк.

Мобилизацияләнгән кешенең туганнары картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортларга, психик авырулары булган гражданнар өчен, шулай ук мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәкләренә социаль хезмәт күрсәтүгә кабул итүгә өстенлекле хокук ала. Атасы мобилизация буенча чакырылган инвалид балаларга мондый тернәкләндерү үзәкләренә социаль хезмәт күрсәтүгә кабул итү вакытында өстенлекле хокук биреләчәк.

Хәрбиләрнең мәктәптә укый торган туганнарын бушлай ашатачаклар: ТР Дәүләт мәгариф оешмаларының 1-11 сыйныф укучыларына – ике тапкыр кайнар ризык (иртәнге һәм төшке аш), урта махсус уку йортларының көндезге бүлекләрендә укучыларга бер тапкыр кайнар ризык биреләчәк.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Хәрби хезмәткәрнең туганын эшсез дип тану турындагы карар гражданин тиешле гариза биргәннән соң өч көн эчендә кабул ителәчәк. Шулай ук мобилизацияләнгән кешеләрнең эшсез дип танылган гаилә әгъзаларының бизнес-планнары эксперт советы утырышларында өстенлекле тәртиптә каралачак.

Шулай ук Министрлар Кабинеты карарында Татарстанның район хакимиятләренә баланы балалар бакчасына чираттан тыш алу, ә аның әти-әнисен балалар бакчасы өчен түләүдән азат итү кебек ярдәм чараларын күрергә тәкъдим ителә.

Шул ук вакытта Министрлар Кабинеты Татарстанда эш урыннары бирүчеләргә дә мобилизацияләнгән хезмәткәрләренә өстәмә социаль гарантияләр, шулай ук аның гаилә әгъзалары өчен өстәмә ярдәм чаралары күрсәтү турындагы мәсьәләләрне карарга тәкъдим итте.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanda-mobilizaciyalanucelarnen-tugannaryna-ostama-yardam-caralary-kertelde-5861905

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X