erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда Путинның Юлламада телгә алынган инициативалары буенча җәмәгать фикер алышулары башлана

Җәмәгать фикер алышуларында барлык теләгән кеше катнаша ала. Татарстанда Россия Президенты Владимир Путинның Федераль Җыенга юлламасында әйтелгән инициативалары буенча җәмәгать фикер алышуларына старт бирелде. Бу турыда бүген ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның ТР Иҗтимагый палатасы әгъзалары белән очрашуында билгеле булды.

Парламент башлыгы Иҗтимагый палатаның яңа составы, электән килгән тәҗрибәгә таянып, актив һәм нәтиҗәле эшләр, дигән ышаныч белдерде.

“Сезнең эшчәнлек татарстанлылар файдасына булырга һәм Россия Президентының Федераль Җыенга юлламасында куелган, шулай ук Татарстан Президенты социаль программаларны тормышка ашыру буенча куйган максатларга юнәлдерелгән булырга тиеш. Җәмәгать контролен, вәзгыятьне кулланып, сез төрле дәрәҗәдәге җитәкчелеккә актуаль мәсьәләләрне һәм аларны чишү юлларын җиткереп барырга тиеш”, – дип мөрәҗәгать итте ул палата әгъзаларына.

Мөхәммәтшин сүзләренчә, республика Парламенты Иҗтимагый палата белән хезмәттәшлеккә өмет итә. “Без ачык һәм кабул ителгән законнар буенча сорауларны бергә хәл итү өчен мөмкинлекләр эзләргә әзер. Резервлар зур булуына ышанам. Тыгыз хезмәттәшлек, хәбәрдарлык, эшчәнлегебезнең ачык булуы барлык фикерләрне сезнең аша халыкка җиткерергә һәм гражданнар белән кире элемтә булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Без – ил Президенты һәм республикабыз Президенты тарафыннан куелган максатларга ирешүдә партнерлар”, – дип белдерде ул.

Дәүләт Советы Рәисе быел Россия Президенты Федераль Җыенга юлламасында төп игътибарны эчке сәясәт мәсьәләләренә юнәлтте, дип белдерде. “Бу җәмәгатьчелекнең тормыш дәрәҗәсен күтәрү буенча сорауларына җавап булды. Ил башлыгының тәкъдимнәре халыкка социаль ярдәм күрсәтү, эшкә урнаштыру, әниләрне һәм күп балалы гаиләләрне яклау белән бәйле”, – дип ассызыклады ул.

Парламент башлыгы шулай ук Владимир Путинның юлламасында илнең төп Законы – РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү белән бәйле җитди мәсьәләне күтәрүен билгеләп үтте. Бу максаттан эшче төркем төзелгән иде, аның составына Татарстаннан Фәрит Мөхәммәтшин һәм Казан федераль университетының конституцион һәм административ хокук кафедрасы мөдире Евгений Солтанов керде.

“Бер яктан Президентның тәкъдимнәре төрле дәрәҗәдәге дәүләт җитәкчелеге арасындагы мөнәсәбәтләрне демократияләштерүгә юнәлдерелгән, чөнки ул Президент вәкаләтләренең бер өлешен Парламентка тапшыра. Хөкүмәтне төзүне – Дәүләт Думасы депутатларына, хокук саклау органнарын килештерү һәм раслауны – Федерация Советына. Тик сүз Парламент республикасы турында бармый”, – дип аңлатты Дәүләт Советы Рәисе.

РФ Конституциясенә үзгәрешләр кертү турында закон проекты 23 гыйнварда беренче укылышта кабул ителгән иде. Депутатлар бертавыштан уңай тавыш бирде.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

“Хәзерге вакытта икенче укылышка әзерлек буенча зур эш алып барыла. Бәхәсләр бара, фикерләр төрле. Кемдер преамбуланы үзгәртергә тәкъдим итә, кемдер башка тәкъдимнәр белән чыга. Мин катлаулы чорда кабул ителгән Конституция илебезне берләштерде, дип саныйм. Тирәнгә кермичә, Путинның тәкъдимнәренә таянырга кирәк. Барысын да Конституциягә язып бетереп булмый, ул – бары тик төп нигез генә”, – дип белдерде Мөхәммәтшин.

“Россиянең әлеге Конституциясенә сакчыл караш Россиягә дөньяда әйдәп баручы позицияләргә ирешергә мөмкинлек бирде”, – дип өстәде ул.

РФ Конституциясенә үзгәрешләр ил халкы белән килештереп Федераль Җыен тарафыннан кабул ителәчәк. “Аның нинди формада үтәчәген без әле белмибез. Референдум булмаячак, диделәр безгә. Сораштыру, килештерү – моны Дәүләт Думасы хәл итә. Шунысы мөһим – Президент халык фикеренә таянып эш итәргә тели”, – дип дәвам итте Мөхәммәтшин.  

Ул Владимир Путинның инициативаларын тагын бер тапкыр игътибар белән өйрәнергә, шулай ук иҗтимагый берләшмәләр аша аларны тормышка ашыру буенча тәкъдимнәр җыярга тәкъдим итте. “Без аларны Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча эшче төркем утырышында җиткерәчәкбез”, – дип йомгак ясады Парламент башлыгы.

Иҗтимагый палата рәисе Зилә Вәлиева республика шәһәрләре һәм районнарында җәмәгать тыңлаулары инде планлаштырылуын әйтеп үте. Якын арада мондый очрашу КФУда узачак. “Җәмәгать фикер алышуында һәр теләгән кеше катнаша ала”, – дип белдерде ул.

Парламент башлыгы белән очрашуга Татарстандагы башка Иҗтимагый оешма – Студентлар лигасы, Бөтендөнья татарлар конгрессы, Журналистлар берләшмәсе, Яшь юристлар Союзы, Адвокатлар палатасы вәкилләре дә чакырылган иде.

Татар-информ

gossov.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X