Татарстанда С гепатиты белән авыручылар саны кискен арткан
Хәлсезлек борчый, кулдан эш төшә икән, табибка күренергә кирәк! Сәламәтлек сагында торучылар шулай дип кисәтә. Бу халәтне ялкаулыкка аударып калдырырга ярамый. Ник дигәндә, күп кенә мәкерле чирләр, шул исәптән С гепатиты үзен нәкъ менә шулай сиздерә, ди алар.
Бүген Татарстанда 5 мең чамасы кеше – В гепатиты, 11 мең кеше С гепатиты белән авырый. Бер ел эчендә республикада С гепатиты диагнозы куелганнар саны 1,5 тапкыр арткан. Куркытамы? Әлбәттә, куркыта! Әмма Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Юлия Созинова әйтүенчә, саннарның артуы кәгазь эшенә бәйле.
– Бер ел эчендә саннарның шулай кисәк артуы хәзер бөтен кеше гепатит белән авырый икән дигән сүз түгел. Эш шунда ки: моңа кадәр шушы инфекцияне йөртүче буларак исәптә торган күпләр, хәле авыраю сәбәпле, гепатит белән авыручылар рәтенә кертелде. Саннарның артуы шуңа бәйле, – дип ачыклык кертте баш табиб урынбасары.
Халыкта гепатит ул – наркоманнар һәм тәртипсез тормыш алып барган кешеләр чире, дигән фикер яши. Чынлыкта исә ул һәркемгә яный, дип кисәтә табиблар. Тату-салоннарга йөрүчеләргә, теләсә кайда сәламәтлек һәм матурлык процедуралары ясатучыларга бигрәк тә. Гепатитны тырнак ясатканда, чәч кистергәндә, хәтта теш дәвалаганда да йоктырырга мөмкин. Ул җенси юл белән дә күчә ала.
– Шуңа күрә салонда берәр процедура ясатыр алдыннан иң элек эш коралларының чистамы-юкмы икәнлегенә инаныгыз. Бу хакта ачыктан-ачык сорарга оялмагыз. Моның бер гаебе дә юк. Сәламәтлегең мөһимрәк, – ди баш табиб урынбасары.
Табиблар гепатитны мәкерле чир дип атый. Ник дигәндә, баштарак ул үзен бернинди билгеләр белән дә сиздерми. Кеше үзендә җитди чир барлыгын белмичә дә яшәргә мөмкин. Вакытында чарасын күрмәсәң, С гепатиты бавыр циррозы, хәтта бавырда яман шеш китереп чыгарырга мөмкин. Әлеге чир эндокрин системаны да зарарлый. Кешегә хәтта бөер күчереп утыртырга да туры килергә мөмкин.
Дәвамы: https://vatantat.ru/2025/03/164641/
© Ватаным Татарстан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Нет комментариев