erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда су объектларында 10 вакытлыча коткару пункты оештырыла

Татарстан Республикасының су объектларында язгы бозда иминлекне тәэмин итү чаралары хакында матбугат конференцияcендә хәбәр иттеләр.

«Февраль һәм март айларындагы салкын һава торышына карамастан, сулыкларда боз эреп, куркынычлык тудыра торган урыннар барлыкка килә башлады. Бу атнаны һава торышы температурасының җылынуы көтелә. Гадәттән тыш хәлләр бүлекләре тарафыннан вакытлыча коткару пунктлары оештырылачак. Әлеге пунктларда тәүлек әйләнәсенә постлар Казан, Яшел Үзән, Чистай, Яр Чаллы, Түбән Кама шәһәрләрендә һәм Кама Тамагы, Лаеш, Тукай, Алексеевск, Минзәлә районнарында эшлиячәк. Халыкның иминлеген саклау максатыннан күптөрле профилактик һәм кисәтү чаралары гамәлгә куела. Ведомство мәгълүматлары буенча, хәзер балыкчылар күпләп җыелган урыннарда боз катламының калынлыгы 20-73 сантиметрга кадәр тәшкил итә», — дип сөйләде Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе җитәкчесе урынбасары Юрий Венедиктов.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Искәртеп үтик, 7 см калынлыктагы бозга чыккан һәм боз кичүләреннән тыш сулыклар өстендә автотранспортта йөргән өчен штраф салына. Гражданнар өчен — 1,5-2 мең сум, вазыйфаи затлар өчен — 5-7 мең сум, юридик затлар өчен — 50-70 мең сум билгеләнгән. Әлеге көндә Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы бозга массакүләм чыгуның 110 урынын контрольдә тота.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X