Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Татарстанда ташландык атын-кыз мәетен тапканнар

    Хәзерге вакытта хатын-кызның шәхесе билгеләнә.

    Татарстанда ташландык йортта янгында хатын-кыз мәетен тапканнар. «Татар-информ»га ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсенең матбугат хезмәтендә шул хакта хәбәр иттеләр.

    Лениногорск районының Писмән бистәсендә Карл Маркс урамындагы ташландык йорт янган. Янгын турында хәбәр 11.41 сәгатьтә 101нче янгын сагы номерына килгән. Берничә минуттан килгән хезмәткәрләр янгынны тиз арада сүндергән. 

     

    Реклама

    Реклама

    Янгын калдыкларын актарган вакытта хатын-кыз мәете табылган. Ул янгында һәлак булган. Хәзерге вакытта хатын-кызның шәхесе билгеләнә. 

    фото: ТР буенча Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы Баш идарәсе

     

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: