erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда вахта автобусы һәлакәтендә зыян күрүчеләрнең хәлен сөйләделәр

Бүген вахта автобусы һәм йөк машинасы бәрелешендә зыян күргән кешеләрнең хәле турында журналистларга Чаллының Ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсе баш табибы Марат Мөхәммәдиев сөйләде. (Ватаным Татарстан)

Хәзерге вакытта хастаханәдә әлеге юл һәлакәтендә зыян күргән 20 кеше тикшерү һәм дәвалау уза.

«Беренче пациент безгә 7.45 сәгатьтә килде. Пациент авыр хәлдә иде, аның талагында яра, хәзерге вакытта операция бүлегендә, аның белән хирурглар шөгыльләнә», – дип сөйләде Марат Мөхәммәдиев.

Тагын 16 зыян күрүченең хәлен табиблар җиңел дәрәҗәдә дип бәяли. Алар кабул итү бүлегенең беренче залында һәм хәзерге вакытта бөтен кирәкле диагностиканы уза. Өч пациент уртача авыр хәлдә, хәлләре тотрыклы. Хастаханәнең кабул итү бүлеге икенче залында алар белән шулай ук белгечләр шөгыльләнә.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Төрле җәрәхәтләрне исәпкә алып, башка учреждениеләрдән офтальмологлар, казна-йөз хирурглары һәм ЛОР- табиблар җәлеп ителде. Алар барысы да хәзер биредә, шуңа күрә барлык пациентларга, аларның сәламәтлек торышын исәпкә алып, диагностика үткәрелә һәм дәвалау ярдәме күрсәтелә», – диде Чаллы хастаханәсе баш табибы.

https://vatantat.ru/2021/12/69405/

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X