erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанда заманча яңа сугару системасы эшли башлады

1 июльдән 3 июльгә кадәр Татарстанда Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан кыр форматында оештырылган иң зур «АГРОВОЛГА-2021» күргәзмәсе узачак

Бу ачык һавада агросәнәгать күргәзмәсен һәм «Казан Экспо» мәйданчыкларында узачак эшлекле форумны  үз эченә алган комплекслы чарадан гыйбарәт булачак, биредә авыл хуҗалыгының заманча казанышлары һәм яңа технологияләре күрсәтеләчәк. 

Күргәзмәдә авыл хуҗалыгы культураларының яңа сортларын һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен техниканың киң линейкасын, шул исәптән җирле җитештерелгән техниканы күрергә мөмкин булачак. 

Ә Татарстан мелиораторлары мелиорацияне үстерү буенча республика максатчан программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән яңа заманча сугару системасын тәкъдим итәчәк. 

«Татмелиорация» траст компаниясе” ААҖ белгечләре сулыклар һәм ирригация системасын төзү проектын эшләгәннәр. Аның кысаларында ясалма сулык, суга ике скважина, энергия белән тәэмин итү системасы, су астында заманча насос станциясе, шулай ук төрле типтагы су сиптерү машиналары белән, шул исәптән төрле модификациядәге барабанлы-кәтүкле типтан алып әйләнмәле киң колачлы “Казанка” су сиптерү җайланмасына кадәр, су сиптерүне оештырырга мөмкинлек бирә торган торбаүткәргеч челтәрен төзү каралган. Проектны гамәлгә ашыру көзге-кышкы чорда узды һәм бу атнада уңышлы файдалануга тапшырылды. Система климатик хәвеф-хәтәрләрне киметергә мөмкинлек бирә. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ясалма сугару булу авыл хуҗалыгы культураларын игү технологияләренең аерым элементлары өстенлекләрен һәм сортларның максималь генетик потенциалын күрсәтергә, аларның вегетация чорында табигый дымлылыкка һәм башка табигать-климат шартларына бәйлелеген киметергә ярдәм итә. 

Исегезгә төшерәбез, Татарстан – хәвеф-хәтәргә бирешүчән игенчелек төбәге, бездә соңгы вакытта коры еллар ешрак кабатлана һәм яңгырлы еллар сирәгрәк була. Бу шартларда аграр җитештерүгә комплекслы мелиорация ярдәмгә килә. Сугару чаралары уңышны тулысынча яисә шактый өлешен компенсацияләргә мөмкинлек бирә. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X