erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанга мәҗбүри битлек режимы кайтарыла

Грипп һәм ОРВИ белән бәйле вәзгыятьнең көннән-көн начарлануы аркасында чикләүләр кире кайта.

Татарстанда 15 декабрьдән социаль һәм медицина учреждениеләрендә мәҗбүри битлек режимы кертелә. Грипп һәм ОРВИ белән бәйле вәзгыятьнең көннән-көн начарлануы аркасында чикләүләр кире кайта. Бу хакта Татарстан Роспотребнадзор җитәкчесе Марина Патяшина белдерде. Бүген грипп һәм ОРВИ таралу буенча рекорд куелган. Бер атна эчендә эпидемия 82 процент тәшкил итте.

«Без медицина учреждениеләре хезмәткәрләре һәм социаль учреждениеләр хезмәткәрләре өчен мәҗбүри битлек режимын кертәбез. Шулай ук әгәр сыйныфта яки мәктәптә авыру аркасында балаларның 20 проценттан артыгы дәрестә булмаса, мәктәп директорларына классларны бүлү һәм балаларны атнага дистанцион укытуга таратуны активрак куллануларын искә төшерәбез»,-дип хәбәр итте Патяшина.

Өлкәннәр дә, балалар да авырый. Республиканың 26 мәктәбендә 55 сыйныф карантинга җибәрелгән. Вируслар активлаша һәм тизрәк тарала, ди табиблар. 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Моннан тыш, барлык хастаханәләр һәм социаль объектлар хәзер карантинда. Пациентлар белән күрешү тыелган. Коронавирус инфекциясе вакытында булган барлык шәхси профилактика чаралары куллану кире кайтарыла.

Чыганак:Шәһри Казан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X