Реклама
Әлегә республикада коронавирусның яңа штаммы ачыкланмаган иде. Күпләрне куркуга салган коронавирусның “омикрон” штаммы Татарстанга февраль аенда килеп җитәргә мөмкин ("Шәһри Казан", Лилия Локманова).
“Омикрон” килгәнче табибларны ял иттерү максатыннан, күпләрен ялга җибәргәннәр. Билгеле булганча, республикада ковид госпитальләрдә 18 меңгә якын медицина хезмәткәре эшли.
“Моннан ике ел элек кенә әле бу кешеләр ковидның нәрсә икәнен дә белми иде. Беребезгә дә сер түгел, коронавирус йоктырганнарны терапевтлар гына түгел, башка юнәлештәге белгечләр дә дәвалады. Алар яңа белемнәр үзләштерде”, - диде Жаворонков.
Яңа штаммга килгәндә, белгеч аны “дельта”дан аермалы буларак, “йомшаграк” булыр дип өметләнүен яшерми.
“Омикрон”, “дельта”дан аермалы буларак бераз “йомшаграк” булыр дип фаразлана. Яңа штаммның авырлыгы күбрәк амбулаторияләргә төшәчәк. Чит илдәге хезмәттәшләребезнең фәнни чыгышларына таянып, стационарларга ихтыяҗ ул кадәр зур булмас дип өметләнәсе кала”, - диде сәламәтлек саклау министры урынбасары.
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/tatarstanga-omikronly-kovid-kaychan-kilchk
Тулырак: http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/tatarstanga-omikronly-kovid-kaychan-kilchk
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз