erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанлыларның айлык уртача хезмәт хакы 46 мең сумнан арткан

Агымдагы елның гыйнвар аена Татарстанстат мәгълүматлары буенча Татарстанда яшәүчеләрнең айлык уртача хезмәт хакы 46,3 мең сум тәшкил итте.

 

Республикада иң табышлы эш - файдалы казылмалар чыгару. Бу өлкә хезмәткәрләренең уртача хезмәт хакы аена 72 мең сумнан артык тәшкил итә. Икенче урында уртача 67,3 мең сум хезмәт хакы белән мәгълүмат өлкәсендәге эшчәнлек тора. Өчлекне 60,9 мең сум уртача хезмәт хакы белән иминият һәм финанс өлкәләре хезмәткәрләре яба.

Татарстан предприятиеләрендә һәм төрле оешмаларында барлыгы 1,2 миллионнан артык кеше эшли. Иң күп эшче эшкәртү производстволарында, анда 251 мең кеше эшли, хезмәткәрләр саны буенча икенче урында - мәгариф өлкәсе (147 мең кеше), өченчедә - күпләп һәм ваклап сату, шулай ук ремонт (140 мең).

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/tatarstanlylarnyn-ailyk-urtaca-xezmat-xaky-46-men-sumnan-artkan-5852350

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X