Реклама
Патяшина сүзләренчә, бәйрәмдә битлек киеп йөрү мәҗбүри.
Covid-19 коронавирусыннан прививка ясатмаган татарстанлыларга Сабан туена килмәскә киңәш ителә. Бигрәк тә өлкән яшьтәге кешеләргә сәламәтлеге турында кайгыртырга кирәк.
«Вакцинация узмаган, антитәнчекләре булмаган һәм 65 яшьтән өлкәнрәк кешеләргә Сабан туена килмәскә киңәш итәбез. Әгәр кеше вакцинация узмаган икән, бәйрәм мәйданы аның өчен ял итү урыны түгел, ә яңа коронавирус инфекциясе йоктыру куркынычы тудыра», — диде Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтнең Татарстан буенча җитәкчесе Марина Патяшина.
Патяшина сүзләренчә, бәйрәмдә битлек киеп йөрү мәҗбүри. Сәүдә нокталары бер-берсеннән ераграк куелырга тиеш. Шулай ук антисептик һәм кул юа торган урыннар булырга тиеш.
https://tatar-inform.tatar/news/society/11-06-2021/tatarstanny-bash-sanitar-tabiby-privivka-yasatmauchylarga-sabantuyga-kilm-sk-kushty-5826555
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз