erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстанның беренче Президенты җанисәп уңаеннан халыкка мөрәҗәгать итте

"Телне, милләтне саклау ягыннан карасак, җанисәп — безнең ни дәрәҗәдә татар булуыбызның иң ачык күрсәткече", - ди Татарстанның беренче Президенты.

Кадерле милләттәшләр!

Бөтенроссия халык исәбен алу — илнең бөтен халкы катнаша торган, ил үсеше өчен кирәкле, даими үткәрелүче чара. Аңа катнашу — ирекле гамәл, һәркемнең үз ихтыярында. Телне, милләтне саклау күзлегеннән карасак, җанисәп — безнең ни дәрәҗәдә татар булуыбызның иң ачык күрсәткече.

Һәрберебез үз нәселенең, үз гаиләсенең үткәненә күз салсын. Ата-бабалары ничек яшәгән? Аларга үз милләтен, телен саклап исән калу бервакытта да җиңел булмаган. Моны тарихтан да беләбез. Кайберәүләр, хәтта ватанын, ана телен яки татарча исемен югалтса да, милли җанын югалтмаган.

Чөнки милли хис — телисеңме, теләмисеңме — ана сөте белән кереп, каныбызда яши. Ата-бабаларыбызның васыяте, әманәте булып яши. Бу әманәтне тиешле иясенә — балаларыбызга, оныкларыбызга, яшь буынга, гомумән — киләчәгебезгә тапшырырга тиешбез! Әманәткә хыянәт итмик, милләттәшләр!

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Безгә тапшырылган иң изге әманәт — ана телебез, милләтебез бездә тукталып-югалып калмаска тиеш. Аны буыннан буынга җиткерү — һәрберебезнең милләт каршындагы иң җаваплы бурычы. Әти-әниләребезне ярату, ата-бабаларыбызны ихтирам итү билгесе. Моны, халык исәбендә катнашып, турыдан-туры белдерү — иң үтемле, иң нәтиҗәле чара.

Без бу хокуклардан, әти-әни, әби-бабайларыбыз теләгәнчә, горурланып, тулысынча файдаланырга тиешбез. Акыл белән эш итик! Бердәм булыйк! Бердәм булсак, без, һичшиксез, булдырырбыз!» диелә мөрәҗәгатьтә.

 https://tatar-inform.tatar/news/society/29-10-2021/mintimer-sh-ymiev-anis-p-u-aennan-halykka-m-r-gat-bel-n-chykty-5842170

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X