Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Татарстанның ике районында көчле җил ферма һәм йорт түбәләрен кубарып аткан

    Табигый бәла-каза вакытында имгәнүче кешеләр булмаган

    Актаныш районының Чалманарат авылында көчле җил ферманың түбәсен кубарып аткан.

    15.47 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына шул хакта хәбәр иткәннәр.

    Барлыгы 2,5 мең кв. метр түбәгә зыян килгән. Давыл вакытында фермада терлекләр булмаган, аларны көтүгә чыгарганнар.

    Моннан тыш, шул ук авылда шәхси йортның 180 кв.метр мәйданда түбәсенә зыян килгән.

    Реклама


    Табигый бәла-казада имгәнүчеләр булмаган.

    Мамадышта көчле җил агачны аударган һәм 18 кв.метр мәйданда йорт түбәсен куптарган.


     https://tatar-inform.tatar/news/incident/23-06-2021/tatarstanny-ike-rayonynda-k-chle-il-ferma-m-yort-t-b-l-ren-kubaryp-atkan-5827840

    Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Реклама

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: