erid:2VtzquqpS7d
Татарстанның чакыру комиссиясе ир-атларның бер категориясен мобилизацияләү турындагы карарны гамәлдән чыгарды
Яңалыклар

Татарстанның чакыру комиссиясе ир-атларның бер категориясен мобилизацияләү турындагы карарны гамәлдән чыгарды

Татарстанның мобилизацияләү буенча чакыру комиссиясе 16 яшькә кадәрге өч баласы булган ир-атларны мобилизацияләү турындагы карарны гамәлдән чыгарды (»Ватаным Татарстан »).

 

Повесткалар гражданнарның гаризасы һәм балалар туу турында таныклык күрсәтелгән очракта үз көчен югалта. Карарны республиканың оператив штабы утырышы вакытында кабул иттеләр.

Татарстан Президенты, республика чакырылыш комиссиясе рәисе хәрби комиссарга муниципалитетларның чакырылыш комиссияләре белән берлектә бу эшне якын арада оештырырга кушты.


Арча хәбәрләре

Нет комментариев