erid:2VtzquqpS7d
Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков вафат
Яңалыклар

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков вафат

Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков вафат булган. Аңа 54 яшь иде.

 

Марат Садыйков белән хушлашу урыны һәм вакыты якын арада билгеле булачак.

Садыйков Марат Наил улы 1970 елның 27 гыйнварында Буада туа.
Ул «педиатрия» белгечлеге буенча Казан дәүләт медицина институтын тәмамлаган.
2008 елдан 2018 елга кадәр Марат Садыйков 7нче Шәһәр клиник хастаханәсендә баш табиб булып эшли.
2009 елдан 2014 елга кадәр – Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, 2014 елдан 2018 елга кадәр-бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.

2018 елның 14 февралендә Марат Садыйков Татарстанның сәламәтлек саклау министры вазыйфасына билгеләнә

https://vatantat.ru/2023/01/103440/


Арча хәбәрләре

Нет комментариев