Реклама
Сишәмбе көнне, 28 сентябрьдә, Казанның Вахитов районы суды "Татфондбанк"ның элеккеге башлыгы Роберт Мусинга хөкем карарын чыгарды. Ул гомуми режимлы колониядә 12 ел алды.
Якынча бер ел тирәсе элеккеге банкир СИЗОда уздырды. Тагын дүрт ел диярлек ул йорт арестында булган.
Мусин алты эпизод буенча гаепле дип табылган, икесе буенча срогы тәмамланган.
Шулай ук суд АСВ дәгъвасын канәгатьләндерде, тик өлешчә генә: элеккеге банкирны 23,5 млрд сум түләргә мәҗбүр иттеләр.
Роберт Мусинны дәүләт бүләкләреннән - "Ватан алдындагы казанышлары өчен" ордены медаленнән һәм "Татарстанның атказанган икътисадчысы" исеменнән мәхрүм иттеләр.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз