erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Түбәләр очты, йортларны су басты. Хәзер инде эсселәр дә, куркыныч яңгырлар да булмаячак»

Республиканың күп кенә районнарында көтелгән яңгыр давылга әйләнеп, йорт түбәсен очырды, киртәләрне аударды, бакчаларны су басты ("Ватаным Татарстан", Гөлгенә Шиһапова).

«ВТ» хәбәрчесе яңгырдан зыян күргән кешеләр белән сөйләште. Дөрес, алар зарланырга ашыкмый. Яуган яңгырга шөкер итә.

– Элек тә була иде инде ул мондый давыллар, интернет булмагач, шул авыл халкыннан башкалар белми дә калалар иде, – ди  Лениногорск районының соңгы көннәрдәге яңгырлардан зыян күргән Сугышлы авыл җирлеге башлыгы Альбина Зиатдинова. – Җәй буе көтеп алган яңгырыбыз иде. Көчле җил мәдәният йорты, ФАП, китапханә урнашкан бинаның түбәсен алып ташлады. Шуны интернетка куйганнар икән. Алай куркыныч берни булмады. Шәхси хуҗалыкларның берсенә дә зыян килмәде. Яшелчәләр дә урынында. Яңгыр да каты яуды дия алмыйм. Тиз бетте ул. Инде кабат килеп яуганчы,  түбәне ябып куярга кирәк.

Балык Бистәсе районының Олы Солтан авылында яшәүчеләргә дә давыл җилләре тиеп, яңгыр суы баскан.

–  Без шушы яңгырга да шөкер итәбез. Җәй буена беренче явуы бит!  Авылыбыз аста утыра. Янәшәдә генә инешебез бар. Каты яңгыр яуса, су баса инде. Әмма бу авылда 38 ел яшәп, яңгырдан соң су кергәнне беренче күрүем әле. Шөкер, әллә ни каты зыян килмәде. Яңгырга риза булып калдык, – диде үзен Мәдинә дип таныштырган ханым. – Җил аркасында кайбер хуҗалыкларның өй түбәсендәге калайлары купкан, шиферлары ватылган. Бер авылдашыбызның өеп куйган печәненә су кергән. Бәрәңге, яшелчә бакчалары суда инде. Суганнар да йөзеп йөри.  Үз йортыңа килгән зыянга эч тә поша, күңел дә төшә инде, әмма табигатьнең үз законнары. Аллаһы Тәгалә тагын да зуррак бәла-казалар бирмәсен дип телибез.

Олы Солтаннан 3 чакрым ераклыктагы Шитнәү-Чирмешән авылы халкы да көтеп алган яңгырдан зыян күрсә дә, зарланмый.

–   Без дә бу яңгырны бик көттек. Май аеннан бирле бер дә яумаган иде. Алдагы ике көн эссе торганга, шулай дулап китте инде ул.  Яңгыры күп явып, сулар акса да, бер генә хуҗалыкка зыян килде. Алар су буенда яши. Алар агач киртәләрен профнастилга әйләндергән иде. Су китә алмаган. Җил киртәләрен аударган. Авыл җирлеге башлыгы барып карап кайтты. Су үтә торган торбалар чиста, тагын яңгыр яуса да, зыян килү куркынычы юк. Урамны су басу янәшәдә генә инеш агуга бәйле. Авылыбыз чокыр эчендә утыргач, су керә, – ди Шитнәү-Чирмешән авыл җирлеге сәркатибе Илсөяр Кәримова.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Газетабызның дусты, Балтач районының Яңгул авылында гомер итүче Әмир Шәрәфиев исә әлеге яңгырларны күптән фаразлаган иде инде. Ул кызу торган көннәрдән соң көчле яңгырлар явачагын, аларның бәла-каза китерәчәген һәрвакыт әйтеп тора. Аның фаразлавынча, яңгырлар июль ахырына кадәр яугалап торачак.

– Урып-җыю башлангач та, берәр атна яңгыр күзәтелә инде ул. Бу яңгырлар ял көненә кадәр явып, атна башыннан матур көннәр булачак. Бик эсселәр булмас инде хәзер. Төн озынайды, һава суынып өлгерә ала. Август коры һәм матур көннәргә бай булачак, – ди ул.

КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының кафедра профессоры Юрий Переведенцев сүзләренә караганда, без әле «салкын дулкын» астында.

– Ай ахырына кадәр һава температурасы 3–4 градуска түбәнәя. Әлегә кадәр ул нормадан 7–8 градуска югары иде. Салкын җилләр, себердән килгән циклон нәтиҗәсендә, көннәр сүлпәнәйде, – ди ул. – Атна ахырына кадәр һава температурасы 21–24 градус тирәсе торачак. Шимбә кичке температура 13 градус булачак. Киләсе атна башыннан исә температура күтәрелә, төннәрен дә җылы булачак. Әмма эсселәр көтелми. Хәзер инде куркыныч яңгырлар да булмас.

https://vatantat.ru/2021/07/59238/

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X