Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Түбән Камада юкка чыккан хатынны эзлиләр

    Түбән Камада 46 яшьлек Ибраһимова Эльза Нурулла кызын эзлиләр, ул өеннән чыгып киткән һәм кире әйләнеп кайтмаган.

    Аның югалуы турында «Эз» ("След")  эзләү-коткару отряды төркемендә хәбәр ителә.

    Шимбә көнне, 25 апрельдә, Түбән Камада яшәүче хатын-кыз Корабельная урамындагы 37 нче йорттан чыгып китә һәм хәзергәчә аның кайда булуы турында берни дә мәгьлүм түгел.

    Реклама

    Хатын-кызның өстендә - карасу яшел тәстәге кыска куртка, куе кызыл чалбар, аякларына түбән үкчәле кара ботинкалар кигән була. Аерым билгеләре - буе 155 см, урта тән төзелеше, чәче - каре сыман итеп киселгән, күзләре коңгырт.

    Нинди дә булса мәгълүматка ия булучыларны 8 (917) 261-91-71 яки 102 телефоннары буенча шалтыратуларын сорыйлар.

    http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/kit-d-yugala-tbn-kamada-yukka-chykkan-khatynny-ezlilr

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: