erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Әтәчләр ник төнлә кычкыра?

Берничә төрле аңлату ишеткән бар.

Кайнанам гел "Әтәч кычкырганда теләк телә, кабул була", дип әйтә иде. Аның әйткәнен озак уйлап йөрдем, ничек инде әтәч кычкырганда теләгән теләк кабул булсын, янәсе.

Соңрак күзәтә башладым, әтәчләр намаз вакыты җитәрәк кычкыра башлыйлар. Бәлки шуңа кабул буладыр. Аллаһы Тәгалә бар тереклекне үзенә гыйбадәт кылу өчен яраткан. Чыпчыклар да намаз вакыты алдыннан үзләренчә юыналар, агачларда да сәер хәрәкәтләр күзәтелә.

Ә ник төнлә кычкыра соң әтәч?

Белгечләр моны болай аңлата: кояш баю белән барлык көндезге кошлар йокыга тала, әтәчләр дә йоклый. Ләкин төн уртасында ни өчендер  кинәт яңгыратып "Кик-ри-күк" дип кычкырган тавыш ишетелә.  бу хәлне борынгылар, имеш, әтәч төнлә кычкырып җеннәрне куркыта икән дигән төрле имеш-мимешләр дә уйлап чыгарганнар. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Ә чынлыкта бу бик гади, ди белгечләр, әтәчләрнең туган иле - экваторган якын булган Һиндстан, Малакка ярымутраулары һәм Һинд океанының көньяк утраулары. Ә экваторда көн һәм төн ел әйләнәсенә бер үк озынлыкта, төгәл 12 шәр сәгать була: кояш иртәнге 6 да чыга, кичке сәгатҗ 6 да байый. Шуңа күрә андагы кошлар бер үк вакытта йокларга гадәтләнгәннәр. 

Бездәге әтәчләр дә үзләренең элеккеге туган илләрендә таң аткан вакытта кычкыралар икән. 

http://atnya-rt.ru/news/stati/tchlr-nik-tnl-kychkyra

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X