Реклама
Porsche машинасында баручы 61 яшьлек йөртүче һәм андагы 62 яшьлек пассажир хатын имгәнгән.
Татарстанның Теләче районында юл һәлакәтендә ир белән хатын үлде. Porsche һәм Ford машиналары бәрелешкән мизгелне видеорегистратор камерасы төшереп торган. Бу турыда «Татар-информ» хәбәр итте.
Авария Казан-Шәмәрдән юлында иртәнге унда була. Якынча версия буенча, Ford белән идарә итүче 53 яшьлек ир-ат каршы як полосага чыга һәм Porsche кроссоверына бәрелә.
Ford машинасын йөртүче дә, аның 53 яшьлек пассажиры — хатыны да һәлак була.
Porsche машинасында баручы 61 яшьлек йөртүче һәм андагы 62 яшьлек пассажир хатын имгәнә, аларны хастаханәгә илткәннәр.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз