erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тешне еш чистарту яхшымы, начармы?

“Тешең агара, тешләрең сәламәт була” диярсез. Юк, шул. Тешне еш чистартуның йөрәк-кан тамыры системасына да йогынтысы бар икән. Яхшымы, начармы?

Көньяк Корея галимнәре көтмәгәндә уйламаганда теш чистартуның йөрәк-кан тамыры системасына да йогынтысы булуын ачыклаган. Тәҗрибәне уздыру өчен алар 40-79 яшь аралыгындагы 161 286 кешене чакырган. Тик бер шарт белән: аларның йөрәк-кан тамыры системаларында моңарчы проблемалар булмаска тиеш.

Тикшерүчеләр 10,5 ел дәвамында бу кешеләрне күзәткән: аларның авырлыкларын, буйларын үлчәгән, анализларын тикшергән, авыруларын барлаган. Эксперимент барышында 5% кешедә йөрәк җитешсезлеге (сердечная недостаточность), ә 3%ында  аритмия барлыкка килгән. Көн дәвамында тешләрен 3 һәм аннан күбрәк тапкыр чистартучыларның йөрәк җитешсезлеге булу ихтималы 12%ка, аритмии килеп чыгу ихтималы 10%ка кимегән.

Теш белән йөрәк арасында нинди бәйләнеш бар?

Монысын инде Америка галимнәре күптән ачыклаган булган. Регуляр рәвештә тешен чистартмаган кешеләрнең теш араларында бактерияләр җыела. Аннан алар ашказына төшә, канга сеңә. Нәтиҗәдә, төрле авырулар (шул исәптән йөрәкнеке дә) барлыкка килә ала. Аритмиянең дә, йөрәк җитсешсезлегенең дә барлыкка килүендә әнә шул теш чистартмау аркасында килеп чыккан бактерияләр дә сәбәпче икән бит.

Табиблар нәрсә ди?

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

 

Табиблар фикеренчә, йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын кисәтү өчен көненнә әллә ничә кат теш чистартыгыз, дип әйтергә әле иртәрәк. Моның өчен тагын тикшерүләр уздырырга кирәк. Тик шулай да теш чистартуның ни дәрҗәдә мөһим нәрсә икәнен аңлау өчен бу тагын бер дәлил булып тора.

Фото: pixabay.com

Чыганак: yalkyn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X