Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Әти-әнисе мәете янында аптырап утырган сабый: «Әти белән әнине уята алмыйм»

    "Тинькофф-журнал"ы мөхәррире 29 яшьлек Александр Рай белән аның хатынының үлеме сәбәпләре әле һаман да билгесез булып кала бирә.

    Ир белән хатынның мәете Мәскәүдәге фатирларыннан табылган, ә нәүмизләнгән бала әтисе белән әнисе мәете янында булган. Нәкъ менә шул сабый әбисе шалтыраткач: "Әти белән әнине уята алмыйм", - дигәннән соң табиблар чакырганнар. Бу хакта "Интерфакс" хәбәр итте.

     

     

    Реклама

    Чакырылган медиклар ир белән хатынның җансыз гәүдәләренә тап булганнар. Үлем сәбәпләре мәетләрне ярганнан соң ачыкланачак.

    Фейсбукта редакция хезмәткәрләре Александрның бик талантлы җитәкче булуын язалар. Биш ел элек кечкенә блогны ул затлы журналга әверелдерелгән булган.

    http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-ya%D2%A3alyiklar/ti-nise-mete-yanynda-aptyrap-utyrgan-sabyy-ti-beln-nine-uyata-almyym

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: