erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

«Тимер» батальоны командиры урынбасары: Хәрбиләрнең күбесе Президент сайлауда тавыш бирә

«Тимер» батальоны командирының хәрби-сәяси эш буенча урынбасары Россия президентлыгына кандидатлар күрсәтелгән мәгълүмати стенд күрсәтте. Видеоязма батальонның телеграм-каналында чыкты.

Уокер кушаматлы командир урынбасары ил сакчыларының сайлауга нинди кәеф белән баруы хакында сөйләде. Билгеләп үтелгәнчә, хәрбиләр дәүләт башлыгы вазифасына кандидатларның барысыннан да хәбәрдар.

Уокер хәбәр иткәнчә, хәрбиләрнең күбесе РФ Президентын сайлауда кем өчен тавыш бирәчәген белә инде.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Россия Федерациясе Президентын сайлау 15, 16 һәм 17 мартта уза. Дүрт кандидатка сайлауда катнашырга рөхсәт бирелде, алар - Владислав Даванков («Яңа кешеләр» партиясеннән), Леонид Слуцкий (ЛДПР партиясеннән), Николай Харитонов (КПРФ партиясеннән) һәм гамәлдәге дәүләт башлыгы Владимир Путин (үз-үзен тәкъдим итүче буларак).

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/timer-batalyony-komandiry-urynbasary-xarbilarnen-kubese-prezident-sailauda-tavys-bira-5884407

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X