erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тимергали хәзрәт Юлдашев: "Кабул булмаган доганың әҗерен теге дөньяда күрәчәксең"

“Сәләх” мәчете имам хатибы Тимергали хәзрәт Юлдашев безгә доганың ни өчен кабул булу вакыты кичектерелүен һәм кабул итмиәч теге дөньяга калдыру сәбәпләрен сөйләде.

– Аллаһы Тәгалә адәм баласының догасын йә шунда ук кабул итә, яки аны бераз соңгарак калдыра, йә инде ахирәткә калдыра, йә булмаса, шуның өчен берәр бәладән коткара. Син зур байлык сорыйсың ди. Аллаһ аның синең иманыңа яки киләчәгеңә зарар китерәсен алдан белә һәм аны бирми, әмма аның өчен зур гына бәладән коткарып-саклап калырга мөмкин.

Аллаһ сиңа нәрсәнең кайчан кирәген яхшырак белә. Кемдер хаҗга барырга мөмкинлек сорый, Аллаһ аңа әлегә юлын бирми тора, чөнки Ул белә бу кешенең хаҗга әзер түгеллеген. Иманы ныгып беткәч, Үзе үк чакыра. Әмма Аллаһ үзе белә, сорамасам да бирер әле дип тик утырырга кирәкми. Әгәр дә безнең догаларыбыз булмаса, Рабыббыз безгә игътибар да итмәс иде. Проблемасы булган кеше, ни өчен миңа авырлык килде, дип уйлый. Димәк, Аллаһы Тәгалә шул кешенең дога кылуын тели.

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Кеше йә масаеп, йә тәкәбберләнеп китсә дә, исенә төшертә Ул Үзе турында. Әмма әз генә җиңеллек килеп куйса, адәм баласы тагын онытып куя. Кызганыч, кешенең табигате шундый.

http://shahrikazan.ru/news/din/timergali-khzrt-yuldashev-kabul-bulmagan-dogany-eren-tege-dnyada-krchkse

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X