erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тимурның гәүдәсен машинасына утыртып калдырганнар

Мәләкәс фаҗигасендә "гаепләнүче" егетнең гәүдәсен машинасына утыртып калдырганнар?

Узган ял көннәрендә Мәләкәс авылының бер йортында ике кыз мәете табылды. Урынга килгән экспертлар аларның пычак белән кадап үтерелгәнлеген белдерде. Мәрхүмнәр – шушы йортка килен булып төшкән 21 яшьлек Алсу һәм аның туганнан-туган сеңлесе Сабрина.

Алсу әлеге нигездә яшәүче Тимур белән җәй көне генә никах укыта, 20 январьда законлы рәвештә язылышкан булалар. Сабрина исә шимбә көнне туганында кунакта була.  

Узган ял көннәрендә Мәләкәс авылының бер йортында ике кыз мәете табылды. Урынга килгән экспертлар аларның пычак белән кадап үтерелгәнлеген белдерде. Мәрхүмнәр – шушы йортка килен булып төшкән 21 яшьлек Алсу һәм аның туганнан-туган сеңлесе Сабрина. Алсу әлеге нигездә яшәүче Тимур белән җәй көне генә никах укыта, 20 январьда законлы рәвештә язылышкан булалар. Сабрина исә шимбә көнне туганында кунакта була.  

Элемтә югалгач, Тимурны һәм ике кызны әти-әниләре һәм туганнары эзли башлый. Бераз вакыттан соң Тимурның Алабуга юлында үз машинасында үле килеш табылуы турында хәбәр килә. Ә кызларны беркайдан да таба алмагач, ниндидер җеп очына чыгып булмасмы дип, бикле ишекне ватып керергә булалар һәм коточкыч күренешкә тап булалар. 
Урынга полиция хезмәткәрләре, криминалистлар чакырыла. Әлеге хәл буенча җинаять эше кузгатылды. Кызларны кем үтергән, Тимур ни өчен өйдән чыгып киткән, аның гомеренә кем кул сузган – хәл бик буталчык, әлегә төгәл мәгълүмат юк, тикшерү эшләре бара.  

Кызның әнисенең теләген истә тотып, яңа өйләнешкән Алсу белән Тимур бер-берсе белән янәшә җирләнде. Яшьләрне соңгы юлга озатырга бик күп кеше килде, урам да, зират та халык белән тулы иде. 

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Сары» пресса, Интернет басмалары кызларны үтерүдә Тимурны гаепле дип язды. Бу язмаларга авыл халкы да, кызның әти-әнисе дә, Тимурның әтисе дә, ике яклап туганнар да ышанмый. Бу – расланмаган факт.  

Р.S. Газетаны басмага җибәрер алдыннан гына Тимурның әтисе хәбәр итүенчә суд-медицина экспертизасы нәтиҗәләре билгеле булды. Экспертлар егетнең башында күпләгән гематомалар булуын билгеләгән, аның башта кыйналган булуын, аннары исә урамда башына мылтыктан атканнарын әйткән. Соңыннан егетнең гәүдәсен машинасына утыртып калдырганнар. Экспертлар автомобиль эчендә исә бер тамчы да кан булмавын билгеләгәннәр.

Чыганак: Якты юл

Фото: Интертат

 http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/mlks-faigasend-gaeplnche-egetne-gdsen-mashinasyna-utyrtyp-kaldyrgannar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X