erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Торак-коммуналь хезмәтләргә тарифлар арта

Россия Хөкүмәте төбәкләр буенча уртача алганда торак-коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрне арттыру индексын билгеләде. РФ Премьер-министр Дмитрий Медведев шул хактагы боерыкны имзалаган.

«2020 елга Россия Федерациясе субъектлары буенча уртача алганда гражданнар тарафыннан коммуналь хезмәтләр өчен түләнгән акчаның күләмендәге үзгәрешләр индексын расларга», - диелә Хөкүмәт порталында дөнья күргән документта.

Тарифлар 2020 елның икенче яртыеллыгында индексацияләнәчәк. Татарстанда ул уртача 4 процентка артачак.

Коммуналь хезмәтләр өчен тарифлар Чечня (6,5 процентка), Кабарда-Балкар (5,4 процентка), Дагыстан (5,2 процентка) һәм Ингушетиядә (5,1 процентка) аеруча артачак.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Шул ук вакытта, Ненец автономияле округында тарифлар - 2,4, Мурманск өлкәсе һәм Пермь краенда 3әр процентка гына күтәрелер дип көтелә.
 

Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X