Арск-Информ
  • Рус Тат
  • Товар алуның кагыйдәләре бар

    ​​​​​​​Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча районы территориаль органына районда яшәүче берәү мөрәҗәгать белән килә. Ул инстаграм челтәрендә ташлама белән товарга заказ биргән. Беркөн почта аша посылка килә, тик посылкада ул заказ биргән урынына бөтенләй башка төрле, Кытайда эшләнгән товар килгән.

    Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча районы территориаль органына районда яшәүче берәү мөрәҗәгать белән килә. Ул инстаграм челтәрендә ташлама белән товарга заказ биргән. Беркөн почта аша посылка килә, тик посылкада ул заказ биргән урынына бөтенләй башка төрле, Кытайда эшләнгән товар килгән. Райондашыбыз заказ биргәндә товары өчен 2990 сум түләгән булса, аңа килгән товар якынча 500-600 сум тора. Өстәвенә, посылкада сатучы турындагы мәгълүмат язылмаган. Бары инспекциягә килгәч кенә, бик вак хәрефләр белән язылган оешма исемен лупа ярдәмендә укый алганнар. Инспекция бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан райондашыбызга кулланучылар хокукын яклау буенча консультация бирелә һәм сатучы адресына дәгъва языла. Тик сатучы әлеге дәгъвага җавап бирмәгән. Сатып алучының таләпләре канәгатьләндерелмәгәнлектән, кулланучылар хокукларын яклау буенча бүлек хезмәткәрләре судка гариза язарга булыша. Гариза нигезендә җәмәгать суды интернет-кибеттән товар өчен түләнгән  сумманы, матди зыян өчен 1000 сум компенсация һәм 3340 сум штраф түләтү турында читтән торып карар чыгара. Кулланучының таләпләре шулай итеп 10376 сумга канәгатьләндерелә.

    “Мондый очрак Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча районы территориаль органы хезмәткәрләре тарафыннан башкарылган кайберләренең берсе генә, – ди эчке базар үсеше һәм координацияләү бүлеге җитәкчесе Ләйсән Абдуллина. – Кешелек көннән-көн Интернет дөньясына кереп барганда, сәүдә өлкәсе дә читтә калмый. Кирәк әйбереңә кибеткә барып кайтуны бүгенге көндә әкренләп Интернет сайтларны карап товар сайлау алмаштыра бара”.

    Райондашыбыз хәлендә югалып калмас өчен нишләргә кирәк, дигән сорауга ул түбәндәге кагыйдәләрне белүнең мөһим икәнлеген әйтте.

    Дистанцион рәвештә (каталог, буклет, элемтә, электр челтәре, шул исәптән Интернет, телевидение һәм радио аша) товар сатучы тулы һәм һәркем күрә, укый ала торган итеп кулланучыга мәгълүмат бирергә тиеш. Ә сатып алучы товарның төп үзенчәлеге, сатучының адресын белергә хокуклы. Боларга товарның җитештерелгән урыны, товарның бәясе, алу шартлары, хезмәткә яраклылык вакыты, гарантия срогы да керә.

    “Кулланучылар хокукларын яклау” законы буенча, сатып алучы 7 көн эчендә товарын кире кайтара ала. Дистанцион рәвештә товар сатканда сатучыга карата кырыс таләпләр билгеләнгән. Алар кулланучыга товарны китерү вакытын һәм ничек китерәсен хәбәр итәргә тиеш. Тагын шунысы бар, аерым төр товарларны сату кагыйдәләре, РФ Хөкүмәтенең 1998 елның 19 гыйнварында чыккан 55 номерлы карары нигезендә, кире кайтарылмый, алмаштырылмый торган товарлар исемлеге дистанцион рәвештә товар сатканда кулланылмый.

    Дистанцион рәвештә, шул исәптән Интернет аша товар сату Россия Федерациясенең Гражданнар кодексындагы 497нче маддәсе, 1992 елның 7 февралендә чыккан 2300-1 номерлы “Кулланучылар хокукларын яклау турында”гы РФ законының “Товарны дистанцион рәвештә сату” 26.1нче маддәсе һәм 2007 елның 27 сентябрендә РФ Хөкүмәте тарафыннан расланган 612нче номерлы товарны дистанцион рәвештә сату кагыйдәләре буенча алып барыла.

    “Хөрмәтле сатып алучылар, интернеттан товар сатып алганчы сатучы турындагы мәгълүмат белән танышырга, бәяләмәләрне укып чыгарга вакыт табыгыз. Зинһар, хаталар кылмаска тырышыгыз”, – дип мөрәҗәгать итә Ләйсән Абдуллина райондашларга.

    Розалия Зиннәтова

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: