erid:LgsiSnffX
Арск-Информ

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

ТР мәдәният министрының беренче урынбасары: "Фирдүс Тямаев белән сөйләштек"

Башкортстанда кайбер артистларның чыгышларын чикләү мәсьәләсендә ике республиканың мәдәният министры арасында сөйләшү булган.

 

Депутат Илшат Әминов Дәүләт Советында Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында Фирдүс Тямаев, Илсөя Бәдретдинованы маршрут кәгазьләре юк дип, гастрольләргә кертелмәве турында сорау бирде.

ТР мәдәният министрының беренче урынбасары Юлия Әдһәмова әйтүенчә, Башкортстан Мәдәният министрлыгы белән сөйләшү булган.

«Хәзер Башкортстан театры бездә гастрольдә, бездән чикләү юк. Фирдүс Тямаев белән сөйләштек. Без үзебезнең учреждениеләрдә мәйданчыклар бирергә әзер. Башкортстан территориясендә концертларын чикләүгә килгәндә, бу ике хуҗалык итүче субъектларның үзара элемтәсе. Без үзебездә чыгыш ясар өчен мәйданчыклар бирүдә генә теләктәшлек итә алабыз», — диде Юлия Әдһәмова.

Реклама
erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

«Маршрут кәгазе нормативы регламентланмаган. Сөйләшү булды. Мәдәният сәясәттән тыш булырга тиеш. Без үз территориябездә теләсә кайсы башкаручыга мөмкинлекләр бирәбез. Дәүләт җыр һәм бию ансамбле дә Татарстан районнарына мәдәният оешмаларына барырга җыена», — дип белдерде мәдәният министрының беренче урынбасары.

Гөлнар Гарифуллина, Татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X