Реклама
Пандемия вакытында Төркиядә коронавирусның 5,7 млн очрагы теркәлгән.
(Казан, 20 август, «Татар-информ»). Төркиядә прививка ясатмаган гражданнар өчен мәҗбүри ПЦР-тест кертү планлаштырыла. Ковидка тискәре тест нәтиҗәләрен кинотеатрга һәм ресторанга кергәндә күрсәтергә кирәк булачак. Шулай ук 6 сентябрьдән мәктәп хезмәткәрләре атнасына кимендә ике тапкыр анализ тапшырачак.
«Коронавирустан прививка ясатмаган студентлардан һәм университет хезмәткәрләреннән даими рәвештә ПЦР-тест ясатуларын таләп итәчәкбез. Шулай ук очышлар һәм кинотеатрларга, рестораннарга керү өчен ПЦР-тестларны мәҗбүри итеп ясаячакбыз», — дип белдерде Төркия Президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган.
РИА Новости хәбәр иткәнчә, пандемия вакытында Төркиядә коронавирусның 5,7 млн очрагы теркәлгән, 51 меңнән күбрәк кеше вафат булган.
Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз