erid:LgsiSnffX
Арча хэбэрлэрэ (Арский вестник)

Арча районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Төркиядә янгыннар курорт шәһәрләренә якынайды

Карактан кала, уттан калмый, ди халык. Ел саен Россиядә җәй башланырга өлгерми, урман янгыннары тотына. Бигрәк тә илебезнең Себер өлешендә, торф белән капланган җирлектә янгыннарны сүндерү авыр.

Бу бәла быел Төркиядә дә кабынды. 28 июльдә Манавгат дип исемләнгән курорт шәһәреннән ерак түгел генә башланган янгын Урта диңгез буена таралды. Беләсезме Төркия (яисә башка чит ил) белән безнең илнең аермасы нидә? Аларда гаеплене еллар узгач булса да табалар! Инде 31 июльдә Рәҗәп Тайип Эрдоган урманга ут төртүдә шикләнүчеләрне тоткарлаулары хакында хәбәр итте. Моңа кадәр ут төртүне республикада террорчылар дип танылган “Янгын балалары” террорлык оешмасы үз өстенә алган иде. Әгәр дә кулга алынган кешеләрнең гаебе таныла икән, аңа канун алдында җавап тотарга туры киләчәк. Ә Төркия законнары бездәге кебек кенә түгел!

3 августка булган мәгълүматлар буенча, Төркиядә 13 янгын чыганагы белән көрәш алып барыла. Бәла инде курорт шәһәрләргә якынайды. Анталья, Измир һәм Муглу, провинцияләре, Бодрум, Адан, Кайсери, Мерсин шәһәрләрендә дә хәлләр шәптән түгел. Мисалга, Антальяда кимендә өч кешенең һәлак булуы хакында мәгълүм. Зыян күргәннәрнең гомуми саны 800дән артып киткән. Атна дәвамында төрекләр 137 янгын чыганагын сүндерүгә ирешкән. Әмма алар көн саен барлыкка килә. Төркия янгыннарын сүндерергә Россия, Украина, Әзербәйҗан, Хорватия, Испания ярдәмгә килә.

Телевизор экраннарыннан караганда, Бодрум тирәсендә хәлләр аеруча да куркыныч. Биредә туристларны диңгездә йөрергә алып чыгу тыела. Төркия кунаклары арасында популяр булган “Яшел каньон” дигән урынга да туристларны алып бармыйлар, чөнки аның тирәсендәге урманнар янып беткән.
Хәлләрне җилнең юнәлеше дә катлауландыра. Төтенне ул йә туристлар өстенә, йә диңгезгә алып китә. Кайбер туристлык агентлыкларның Төркиядәге вәкилләре туристларны отельдән ерак китмәскә өнди, чөнки эвакуацияләү башланырга мөмкин. Әмма ялларын пляж белән отель арасында гына үткәрергә теләүчеләр күп түгел икән.

Тик безнең халыкка ут ни дә, су ни!? Җәй башында үзебезнең курортларны яңгырдан соң су басты. Безнекеләр рәхәтләнеп ял итте! Төркияне ачулары булды, ковид та куркыныч түгел, янгыны да! Чикләр ачылу турында хәбәр таралуга чемодан тутырып, рөхсәт булган көнне үк очтылар шунда. Казаннан гына да Төркиягә 2-3 рейс туристлар китте.

Хәзер дә янгын куркытмый халыкны. Кызыксынып, берничә туристлык агентлыгына шалтыратып карадык. Берсе дә Төркиягә билетларны кайтаралар дип зарланмады. Ихтыяҗ да кимемәгән. Бик сирәк очракта гына клиентлар отельне, төбәкне яисә ял итәчәк датаны алыштыруны сорый икән. Бер агентлык хәтта Төркиягә юлламалар сораучыларның киресенчә, артуын искәртте! Ә бәя төшү турында сүз дә булырга мөмкин түгел. Чөнки август-сентябрь халыкның күпләп ялга чыга торган вакыты.

 

erid:2Vtzqwy9AuJ erid:2Vtzqwy9AuJ

Бу аңлашыла да. Төркияне Россия туристлары кунакчыллыгы һәм арзан булуы белән җәлеп итә. Андагы кебек сервисны бик кыйммәтле кунакханәләрдә дә күрмәскә мөмкин. (Россиядә бигрәк тә. Бездә күбрәк акча каеруны максат итеп куялар бит). Мисал өчен, Мәскәүдән Истанбулга очу һәм кире кайту 10701 сум тора. Мәскәүдән Симферопольгә очкычка билет бәясе 12995 сум (иң арзаны!) Хәзер уйлагыз инде, кайсын сайлыйсыз: Төркиядәге шартларнымы һәм Советлар Союзыннан чыгып кына килә торган Кырымнымы?

Үзебезне белик
Төркиядә Рогссия туристлары ял итә, алар хакында кайгыртырга кирәк дигән сылтама белән, без дә төрекләргә ярдәмгә ашыктык. Ярдәм итү кирәк, сүз дә юк. Әмма баштан үз хуҗалыгыңны кайгырту да кирәктер! Төркия дип сөйли-сөйли, Якутиядәге янгыннар хакында бөтенләй оныттылар, бугай.

2 август көнне төтен аркасында Якутиядә хәтта кояш “юкка чыккан”. Җилнең көчлелеге, яңгырлар булмау хәлне тагын да катлауландыра. Көчле төтен очкычларга якын килергә, янгынны сүндерергә мөмкинлек бирми. Күз алдына да китерү кыен, әмма Якутиядә 1,5 млн гектар җирдә урманнар яна! Анда үсемлекләр генә түгел, күпме җәнлек зыян күрә!

Бу хәл ел саен кабатлана, югыйсә! Елның коры киләчәген белә торып, урман янгыннарына әзерләнү шул кадәрле авыр эш микән инде? Белгечләр, Себердә урманнар януны кадрларның җитмәвенә бәйли. Россия кадәр Россиядә янгын сүндерүчеләр дефицит икән, аның чарасын күрергә, кадрлар әзерләргә, җирле халыкны тиешле дәрәҗәдә өйрәтергә кирәк дигән фикер туарга тиештер инде ул. Янгынны сүндерү, урмансыз, күпме агачсыз калу кадрлар әзерләүдән дә арзанрак булып чыгамы? Әллә инде бездә дә “Янгын балалары” вәкилләре булып, моның кемгәдер файдасы бармы?

 http://shahrikazan.ru/news/yazmalar/trkiyad-yangynnar-kurort-shrlren-yakynaydy

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Хәзер Арча һәм Арча районы яңалыкларын безнең Telegram-каналдан да белә аласыз

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Арча хәбәрләре

2
X