erid:2VtzquqpS7d
Яңалыклар

Туган җиргә тугрыклылар

Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе

Арча районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов 1 гыйнварда “Аю” хуҗалыгы җитәкчесе Ягъфәр  Сафиуллинны 55 яшь тулу белән котлады. Аңа Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаровның, район башлыгы Илшат Нуриевның Рәхмәт хатларын тапшырды.

Бертуган Сафиуллинар “Аю” хуҗалыгын саклап калып, матур гына эшләп киләләр. Ягъфәр Сафиуллин урак өстендә үзе дә комбайнга утыра. Уллары да югары белем алып туган авылга кайттылар. Айрат – баш агроном, Айнур – баш инженер.


Нет комментариев